Кышнын киче.Салмак кына карлар ява.
Экрен генэ йорим урам буйлап.
Яшьлегемне,шаян балачакны,
Килэчэкне-картлыгымны уйлап.

Ай нурында коенып тошкэн карлар
Ак шэл булып ята иннэремэ.
Узган гомер сагыну хисе остэп,
Тошлэремэ керэ тоннэремдэ.

Утэ еллар.Сизелми дэ утэ.
Елгалардан аккан сулар кебек.
Кайчагында кайгы-хэсрэт биреп,
Шатлыклары белэн соендереп.

Урам буйлап атлыйм.Карлар ява.
Жем-жем булып оелэ юлларга.
Аллаhыма мен - мен шокер итэм
Китерде ул мине иманга.

Ап-ак карлар.Кунеллэрдэ шулай
Чистарынсын иде гонаhтан.
Шик-шобхэдэн,хэрэм гамэллэрдэн,
Начар уйдан,гайбэт,гонаhтан.

Купме карлар яуган гомер буе,
Купме сулар аккан инештэн.
Бер Аллаhым белэ язмышымны,
Шул язмышым белэн килешэм.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста