Суык бабайдан битемне
Ничек кенә яшерим?
"Ай яй каты чеметә!" дип,
Әти-әнием сөйли.
Күренмәгәч, ышанмадым
Суык бабай булганга.
Шарфларны капламадым
Муен, битне сакларга.
Бик дәртләнеп чыккан идем
Дуслар белән уйнарга.
Бу уемнан тиз сүрелдем...
Үзем кире булганга!
Суык бабай битләремнән
Ай яй каты чеметте!
Ышанмагач, үзе белән
Таныштырып күрсәтте.
Суык бабайның дәресен
Мин бик яхшы аңладым.
Әти-әнинең сүзләрен
Шушы көннән тыңладым.
23.11.2023
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез