АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Кышкы вальс

Кышкы вальсны күзәтәмен:
Бер сихерле биюдә
Кар бөртекләре әйләнә
Суык бабай көенә.

Бию көе салмак кына,
Әй әйләнә ак карлар,
Кушылырга бу биюгә
Кызыгып тора парлар.

Насыйп булсын янәшәдә
Үткәрергә гомерләр,
Кышкы вальсны иртәгә дә
Сөелгәннәр күрсеннәр.
ноябрь 2023
Уникаль идентификатор: 0904242274
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез