АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Болыт

Тыныч кына ява, ява, ява яңгыр,
Бар дөньяны болыт каплаган.
Тыныч кына ява, тамчыга уралып,
Вак-төяк борчулар юылган.

Тыныч кына ява, ашыкмый ул никтер,
Туфракка ипләп кенә сеңә.
Тыныч кына ява, уйлана ул ничек
Авыр буласын бик бәрелсә.

Тыныч кына ява, яңгыр тамчылары
Кешелекне борчуга салмый.
Тыныч кына ява, яуган кебек дога,
Күңелдәге халәтне аңлый.
13.11.2023
Уникаль идентификатор: 0904242275
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез