АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
25 апрель, 2024 ел

Яңгыр яу

Рәхим шәфкатьләрең белән
Яу син яңгыр, әйдә яу.
Хәятемдә ылыс исе,
Тоемлау иркен, уяу.

Күперә туфрак, күрәсең?
Яшел чирәм калыккан.
Дымлы һавада җәелеп
Тәү яфраклар ачылган.

Җир яшәрә, яуган саен
Яшеллеккә күмелә.
Язгы яңгыр тамчысына
Яшьлек хисе тиенә.
24.04.2024
Уникаль идентификатор: 2504242285
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез