Тулышкан ай япа-ялгыз,
Мөлдерәмә күзләре.
Тиеп китә күрмә ялгыш,
Чайпалмасын яшьләре.
Юатырга, куенында
Кара болытлар коча.
Якты нурлары сүрелеп
Йөзеннән илаһ кача.
Түгелә инде хисләре
Тозлы яшьләргә тулып.
Кителгән нәүмиз йөрәге
Сулкылдый шигырь булып.
23.04.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез