Дуслар бик күп, ләкин бар да,
Иң якын дус була алмый.
Барысы да сине аңлап
Хәлләреңә керә алмый.

Дусларның бар шундые
Туган кебек булганы,
Синең өчен утка, суга,
Керәм диеп торганы.

Минем дә бар якын дустым,
Ул мине һич ташламый,
Авырлыклар килгән чакта
Ялгызымны калдырмый.

Көн дә хәлләрне белешеп
Яшибез бергә, йөрешеп.
Кайгыларны уртаклашып,
Шатлыкларны бүлешеп.

Гомер юлын узган чакта
Дустың булсын янәшәңдә,
Дуслык җепләрен өзмичә
Шулай тату яшик бергә.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста