Бер-берегезне сөеп, яратып
Кавышкансыз балалар
Сездәй бәхетле парлар
Бик-бик сирәк шул алар.

Гөлнараны үзеңә яр итеп
Сайлагансың, кияү, Марат
Шөкер, бәхетле булдыгыз
Без сөенәбез сезгә карап.

Икегез дә бик тырышлар,
Өйләр бетереп кердегез.
Берсеннән берсе акыллы
Өч бала үстердегез.

Куанычларын күрегез
Корган нигезегезнең.
Шатлыгыбыз да, бәхетебез дә,
Горурлыгыбыз сез безнең.

Тормышыгыз түгәрәк булсын,
Нурлар чәчеп торсын йөзегез.
Кайгы-хәсерәтсез, шатлык белән,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.

Йортыгызның тәрәзәсендә
Якты утлар балкып торсын,
Алгы гомер юлларыгыз
Озын һәм бәхетле булсын.

Сау-сәләмәт, тигез һәм бәхетле булыгыз!

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста