Нәүмизләнгән моң ярала
Парсыз кош тавышында.
Гомер бакый килешмәгән
Ямансулау җырында.
Ялгызлыкның хәятендә
Талган инде канаты.
Кайда икән, кайда икән
Гомерлек насыйп яры.
Бүгенге көн сагыш салды
Тынгысыз күңелемә.
Сөю җырлары туплансын
Хәятемнең күгендә.
20.04.24
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез