Кунак егете килгән авылга
Оста гармунчы икән,
Гармун уйнарга чакырсак,
Кич уенга килер микән?

Кичке уенга килде егет,
Гармун асып иненә.
Өздереп уйнап җибәрде,
Безнең авыл көенә.

Гармунчы бер туктамыйча
Матур көйләр уйнады,
Биедек тә, җырладык та,
Кичке уен күңелле узды.

Гармун уйната беләсең
Молодец кулларыңа.
Гармун уйнарга кунак егет
Ешырак кайт авылыбызга.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста