Ник очырадың юлларымда
Тормышымда юлдаш булмагач,
Нигә мине ышандырып йөрдең
Үзең башкаларны уйлагач.

Бер-беребезне өзелеп сөйдек,
Без бит бәхетле идек.
Нигә мине ташлап киттең?
Сөюләрдән мәхрүм иттең.

Кичтән ятсам, иртән торсам.
Тик син генә уемда.
Оныта алмам, онытмам,
Сине гомерем буена.

Сиңа булган саф сөюемне
Саклыйм күңелем түрендә,
Сине яратып, сине сагынып
Яшим бит мин әле бүген дә.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста