Су өстендә ике аккош
Канатларын кага тын гына,
Яшик әле аккошлар кебек
Яратып һәм яратылып кына.

Яннарыңда парың булганда
Яшәүләре рәхәт дөньяда.
Дәртләр ташый йөрәкләрдә
Илһам чишмәләре яңара.

Һәр кешегә пар канаты кирәк
Мәхәббәте, тормыш иптәше,
Янында сөйгәнең булганда
Җиңел тормыш юлын үтүе.

Бәхеткә күмелеп, сөелеп яшик,
Хисләр белән туа җыр, моңнар
Сөйгән ярлар тормыш таянычы
Ялгыз калдырмасын язмышлар.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста