Булсын әйдә юлда зур киртәләр,
Салкын кышлар, ачы бураннар,
Үткәннәрне калдырып бик еракта,
Мин яратып сине киләм тагы бер.
Син шатлыгым, минем җыр-моңым,
Назлы жаным, якты күз нурым,
Айның сихри нурларына төрөнеп,
Мин яратып сине киләм тагы бер.
Язмыш мине кайда ташласада,
Кабат, кабат жанны өзгәләп,
Сөюләрдән изге күпер салып,
Мин яратым сине киләм тагы бер.
Бу дөньяда могҗизалар була микән?
Ә мин көтәм һаман могҗиза,
Балкып янган йолдызларны саный-саный,
Мин яратып сине киләм тагы бер...
Яратулар була бик татлы да, бик ачы да,
Бер елыймын өзелеп, бер көләм.
Синең сөюеңне көтеп, әкрен генә
Мин яратып сине киләм тагы бер..
6
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез