Сүнгән инде сөю учаклары,
Салкын көле хәзер йөрәктә.
Кабызып булмас кабат ул учакны,
Ялкыннары күптән сүрелгән.
Кайчан гына кайнар хисләр белән,
Күбәләктәй яндым ул утта.
Күзләремдә яшьләр икәнлеген,
Тоймаганмын яңгыр койганда.
Сагышларым тулып чиктән ашкан,
Хыялларга юллар өзелгән.
Нәрсө эзлим белмим, кемне эзлим?
Ерактагы калган эзләрдән.
Хисләр киткәнлеген тоймый калдым,
Әрнеп, өзелеп йөрәк типсәдә.
Ә һаманда кемне көтәм соң мин?
Хисләр югалганын белсәм дә.
7
2
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
РШ
24 май, 2024 ел
Сою учаклары сунгэн инде куптэн, лэкин эле ниндидер хислэр бар дип эйтимме сон. Мине тасвирлап язылган кебек бу, тогэл туры килгэн.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
ФА
25 май, 2024 ел
Рәхмәт, Рөстәм. Өметләрегез өзелеп бетмәгәндер әле.... Мин үзем өмет белән яшим әле...
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез