Синең җаның яши йөрәгемдә,
Карашларың күрәм күкләрдә,
Синең тавышыңны ишетәм мин
Челтерәп аккан чишмә суында.
Чәчләремнән җилләр сыйпаганда,
Мин аларда тоям назыңны.
Иңнәремдә тоям мин җылыңны,
Кояш җылы нурын сипкәндә.
Хыялыма уралып киләм атлап,
Синең йөрәк тибешеңне мин тоеп.
Гомерем буе яшим сине сөеп,
Һаман өмет белән һәм көтеп.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез