Иртүк сәләм бирәм, сәләм алам
Иртәләрем шулай башлана.
Якын дусларны, туганнарны
Рәхмәтеннән Ходаем ташлама.

Һәр көн иртән дуска, туганга
Кайнар сәләмнәр җибәрик,
Сәләм биреп, сәләм алып
Тату гына, матур яшик.

Аралашып яшик шулай,
Сәләмләшеп, хәл белешеп.
Дуслар, туганнар белән,
Кунакларга йөрешеп.

Авыр йөкләр төшсә иннәргә
Ярдәм итик дуска, туганга,
Рәхмәт әйтеп, сөенеп яшик
Дус, туганнар исән булганда.

Якын дусларга , туганнарга
Бәхет, шатлыклар өләшик.
Дус туганнар белән бергә
Аерылмыйча бергә яшик.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста