АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 июнь, 2024 ел

Ярты җаным (җыр өчен)

1.
Язда кавышкан хисләр мәңгелек,
Таңда кошлар да сайрый өздереп.
Сөям диеп, бер сүзең көйләсәң,
Чәчәк ата мәхәббәт хисләре.

Кушымта:
Йолдызлар сибелгән зәңгәр күктә,
Минем йолдызым җирдә бер генә.
Күпме гомер юлларын үтсәк тә,
Ярты җаным, бәгырем, син генә.

2.
Безнең мәхәббәт язмыш бүләге,
Күзләреңдә мин дә яшь бит әле.
Язлар саен яшьлеккә кайтара,
Мәңгелектә мәхәббәт хисләре.

Кушымта:
Йолдызлар сибелгән зәңгәр күктә,
Синдәй йолдызлар юк җир йөзендә.
Күпме гомер юлларын үтсәк тә,
Ярты җаным, бәгырем, син генә.

3.
Җитәкләшеп тормышны көйлибез,
Ялгызлык сагышларын белмибез.
Күктә атылган йолдызкай син ул,
Юрадың мәхәббәтле хисләрне.

Кушымта:
Йолдызлар сибелгән зәңгәр күктә,
Парлы тормыш насыйп ит һәркемгә.
Күпме гомер юлларын үтсәк тә,
Ярты җаным, бәгырем, син генә.
1.06.2024
Уникаль идентификатор: 0506242318
6
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез