Кыш бабай сәлам җибәргән безгә ерак-ерактан,
Посылкада кар болыты - килгәнче елап аккан.
Салкынча җил генә исә, эссе көннең рәхмәте,
Кыш бабай сиңа да рәхмәт - бик вакытлы бүләгең.
Җәйге көннең үз җае бар, хәрәкәттә бар дөнья,
Печәнлектә бөҗәк халкы, уйный күк симфония;
Чәчәкләрнең гөлләмәсе җәй исенә урата,
Төрле төстә күбәләкләр канатларын уйната.
Җәйге тамаша бик тансык, алкышлыйбыз, афәрин!
Сәхнә түренә үзеңнең килеп чыгуың мөмкин.
Кичке якка, десерт кебек, көтәбез сандугачны,
Тыңламыйча буламы соң, бу кечкенә кошкайны?!
Аяз күгемдә йолдызлар, җем-җем софит утыдай...
Кыш бабайга мин дә җәйдән бүләк әзерлим, давай.
Яңа ел бәйрәме өчен шигырь язам сөйләргә,
Кыш бабай да кунак булыр минем җәйге көннәрдә.
8.07.2024
6
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез