ФА
Фарбуза Агадуллина (Ахтариева)
1 гыйнвар, 2025 ел

Ишетерсеңме мине....

Тыңларсыңмы, моңлы җырың булып,
Яңгырасам назлап иртәдә?
Танырсыңмы? Күбәләктәй килеп кунсам,
Син куркытма аны, бары иркәлә.

Чәчләреңә синең җил кагылып китсә,
Той син ул җилдә минем сулышны.
Бәхет теләп дога укыганда,
Кабул итеп ал минем теләкне.

Кайнар ялкын булып дөрләрмен мин,
Сөю учагына кушылып.
Сибәрсеңме шул вакытта якты нурлар син,
Күзләремә карап, мине яратып!?

Фарбуза Агадуллина (Ахтариева)
Уникаль идентификатор: 0101252438
7
0
55
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез