АГ
Алсу Галеева(Сафина)
14 гыйнвар, 2025 ел

Иң-иң әнием

Әниләр бәйрәме өчен
Җыйдым сүздән гөлләмә,
Көн саен кабатласам да
Артык булмас ул менә.
Әйтәсем килә әнигә:
Син дөньяда иң чибәр,
Ялганлап әйтсәм, көзгеләр,
Минем үземнән көләр.
Әнием минем иң йомшак,
Куллары да иң җылы,
Кочагында бик күп тапкыр
Йоклап киткәнем булды.
Аш-суга оста әнием,
Күпме ризык пешерә,
Уйлап кына куйсам мәгәр,
Авыздан сулар килә.
Акыллы да, сөйкемле дә,
Иң назлысы, әйбәте...
Минем гөлләмәдә күреп
Таныдың әниеңне?!
Мактап кына торырдай шул,
Һәркемдә үз әнисе,
Иң яраткан, иң хөрмәтле,
Иң-иңнәрдән иң-иңе!
19.11.2024
Алсу Галеева, Актаныш
Уникаль идентификатор: 1401252440
5
0
15
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез