Яз кояшы кунаклады бүген
Күңелемнең иң-иң түренә.
Сезнең халәтегез үзгәрдеме,
Ә минеке үзгә күренә.
Әй кояшым, син дә, мин дә берәү
Күз карашы түргә төбәлгән.
Якты, нурлы, изге теләкләрем
Галәм янчыгына төялгән.
Күңелкәем бүген чәчәк аткан,
Таҗларында кояш сикерә.
Күктәге болытларны таратып,
Кояшым сәламнәр җиткерә!
03.03.2025
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез