АГ
Алсу Галеева(Сафина)
24 март, 2025 ел

Яз, шәфәкъ

Алсу кояш нурларында
коенып алдым,
Якты көннең җылылыгын
күңелгә салдым:
Латыйфи ефәк челтәрен
үргән яз кызы,
Йомшак кына тирбәлүдән
коела назы.
Хиссияттә табигатьнең
язга сусавы,
Сокландырып, төбәгемнән
янә уравы.
Каләм очына кунса ла
шәфәкъ нурлары
Ак кәгазьгә сәҗдә кыла
шигъри юлларым.
Алсу Галеева, 9.03.2025
Уникаль идентификатор: 2403252461
5
0
26
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез