Үземнең эшләрем белән
Тыныч кына утырдым.
Кинәт кенә, кемдер миңа
Шалтратырга тотынды.
Кулымны өстәлгә салам,
Тик шалтраткычны сизмим.
Күзләремне анда борсам –
Аны беркая күрмим.
“Әллә өстәл асытнда ул?” –
Анда да карап чыгам.
Тик элемтә җайланмасы
Ашыкмый табылырга.
Бөтен тартмаларны ачтым,
Краватны әйләндердем,
Китапларны, киемнәрне
Киштәләрдән төшердем.
Шалтрату һаман яңгырый,
Нишләтәм инде аны.
Ачуланып, өстәлемә
Тагын борам карашны.
Ә анда шалтраткыч ята,
Ята ул теге якта,
Кая игътибарлык белән
Күзләрем карамаган.
“Менә син, сарык!” – кычкырам
Бөтен җан-фәрманыма.
Әле генә шалтратканга
Тотынам шалтратырга.
“Алло, нәрсә теләдегез?
Әйтегез, тизрәк, зинһар!”
“Оешмабызда бурычны
Теләмисез алырга?”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез