Иртән үземнең бакчада
Түтәлгә карап, йөрдем.
Кинәт, яңа күршебезнең
Чакыруын ишеттем.
Борылам, карыйм, ә анда...
Ватылган тимер койма.
Аның урынында күрше
Мылтыкны тотып, тора.
“Булды, иптәшем, Фәйзрахман,
Хәзер йортың-минеке!
Ничек күрәсең, коймаң да
Икегә җимерелде!”
“Юк, кирәкми!” – дип, кычкырам,
Ул яныма юнәлә.
Мылтыгын минем гәүдәгә
Бер-бер артлы күтәрә.
Мин анардан, чабып-чабып,
Ишек алдына качтым.
Ул килеп җиткәч яныма,
Уянып, күзне ачтым.
“Бу төш булды, икән, ярый...”
Бакчага чыгып киттем.
Анда күршенең күптәннән
Ташландык йортны күрдем...
P.S. Аллага шөкер, бүген илһам аеруча күп иде.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез