РФ
Рашид Фәттәх
25 июнь, 2025 ел

Табигать мизгелләре

Яратамын, кайчан күкләр күкри,
Яшен яшьни, ява яңгырлар.
Табигатьнең нәкъ бу мизгелендә
Җаның була күпкә тынычрак.

Яратамын, кайчан кояш балкый,
Ә нурлары җиргә сибелә.
Йөрәк дөп-дөп итә, тулып тора
Шатлык белән шундый мизгелдә.

Яратамын, кайчан җилләр исә,
Йомшак сыйпый башны, чәчеңне...
Бу вакытта тәнең көчне туплый
Эшләр өчен бөтен эшеңне...
Уникаль идентификатор: 2506252536
1
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез