РФ
Рашид Фәттәх
25 июнь, 2025 ел

Күләм кирәк түгел...

Кешеләргә күләм кирәк түгел,
Сыйфат күбрәк ошый аларга.
Мондый фикерләргә килеп була,
Бер почмактан әгәр карарга.

Нинди мәгънә меңләгән шигырьдән,
Әгәр алар һич тә мәгънәсез?
Әгәр берәр нәрсәгә өйрәткән
Нәтиҗәсез, яки җөмләсез?

Кем аларны, вакыт табып, укыр?
Беркемдә дә, юк та сораулар.
Гәрчә, миндә бар сорау... Нәрсәгә
Кирәк иде аны язарга?

Мин дә озак шул күләмгә яздым,
Кирәкмәвен хәзер аңладым.
Шуңа күрәдер, катнаштырырга
Шигырьләргә мәгънә башладым.
Уникаль идентификатор: 2506252537
1
0
11
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез