РФ
Рашид Фәттәх
26 июнь, 2025 ел

Начарлык...

Бер яктан, көләсе генә килә,
Икенчедән – бары елыйсы.
Бикләнергә теләк бар бүлмәңдә,
Тәрәзәгә озак карыйсы...

Шуның кадәр күп начарлык хәзер,
Кеше алдый, кеше җимерә...
Йортлар, абруй, өчен гомерләрне
Башка гаепсезнең бетерә...

Күпме алдау хәзер дөньябызда,
Гаделсезлек – ул да ким түгел.
Акча өчен шайтанга күбесе
Үз җаннарын сатып бетерде.

Тыныч кына тыштан күренсәк тә,
Җаннарыбыз, үкреп, кычкыра.
Мәрхәмәтлекне һәм гаделлекне
Җиребезгә сорый кайтырга...

Һәм теге зур күләмле явызлык,
Нинди яулап алган дөньяны,
Мәңге идарә итмәс, һәм беркөн
Тулысынча бетәр, дусларым...
Уникаль идентификатор: 2606252538
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез