РФ
Рашид Фәттәх
9 июль, 2025 ел

Тәрҗемә 3.0

Бүген без дусларым белән
Бергәләшеп сөйләштек.
Урыс телнең әйтемнәрен
Татарча бергә әйттек.

“Мифтах үзенең хатынга
Бигрәк каты зарлана.
Анарга хыянәт өчен
Күк күкрәү, яшен ата”

“Рәвил, син тауның эченә
Куркмыйсыңмы төшәргә?”
“Галимҗан, әлбәттә куркмыйм,
Миңа диңгез тезләргә!”

“Гөлсинә оешмабызның
Дошманга ярдәм итә.
Анда акчаны күчерә –
Тегермәнгә су түгә”

“Мескен Илгизнең аягы
Терелми әле һаман.
Ташбака адымы белән
Ул атлый урамнардан”
Уникаль идентификатор: 0907252645
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез