Асфальт тишеп, чүп үләне,
Якты караш ташлаган.
Әле яшисе бәндәңне,
Мине дә сөй, и дөнья.
Тапталса да, изелсә дә,
Иелсә дә башкайлар,
Әле яшисе бәндәңне,
Мине дә сөй, и дөнья.
Эңгер-меңгер, томаннарны
Өмет-яктылык җиңә.
Әле яшисе бәндәңне,
Мине дә сөй, и дөнья.
Шатлыктан сыктап, яшьләрем,
Гөлләргә юл тишмәгән.
Әле яшисе бәндәңне,
Мине дә сөй, и дөнья.
19.08.2025
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез