1.
Мин — ут, ялкын.
Мин — көн. Мин — төн.
Уяу да мин. Йоклыйм да мин.
Кояш берәү,
баксаң Йолдыз.
Күз күреме — алдау. Ялгыш.
Өйлә вакыт.
Юктыр гөнаһ.
Юктыр шәүлә. Алдау. Аңла!
Сукыр күрә.
Күрми дәвер.
Соңгы көнгә һәркем әзер.
2.
Тормыш — таган.
Яшә, сула.
Соңгы тапкыр тамчы тама,
Бер бәһасез.
Юк алкышлар.
Юк җиңүләр. Бу без, бу сез.
Сәхнә уты.
Ясалма өн.
Туа сүзләр. Туа аһәң.
Бер әкият.
Бер хиссият —
без яшәгән җөмһүрият.
3.
Мин — су. Мин — төс.
Яңактагы
ярсу бер эз. Чыбырткыдан
чыккан тавыш.
Дага өчен
коелырлык чимал-табыш.
Сүзләр тама.
Тамчы яна.
Каезланып тире ката.
Сулык-сулык,
бу — төш, бу — өн;
үзгәрүчән латыйф холык.
4.
Әйтсәң көмеш.
Ә дәшмәвең?..
Алтыннарга тутык кунган.
Фәлсәфәсе
иске бер төш;
өзгән кыллы думбра төсле.
Садә уйлар
кырт киселә
һәм өзелә мәгънә табып.
Кесәсенә
кулын тыккан
фәлсәфәче акын туган.
5.
Дәвам килә.
Тормыш — көрәш.
Ярсу тибә кайнар йөрәк.
Бүген кирәк,
кирәк бүген
кешеләргә асыл терәк.
Ә мин соң кем?..
Мин — наз, мин — таш.
Ничә еллар юган акташ.
Холкым таман.
Юк, ышанма!
Хатын-кызга ярлык такма.
05.09.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез