Кара мыеклы абзый
Миңнуллин Роберт абый.
Шигърияттә ул йөзә,
Балалар телен белә.
Күрәсезме, елмаеп,
Мыек астыннан көлә.
Шундый серле елмаю
Килешә һәркемгә дә.
Менә мин дә авылдан,
Менә син дә авылдан,
Менә ул да авылдан
Авылларга данлы дан.
Данлыйбыз без кырларны,
Урманны, басуларны,
Яңгыр, җил, кояш, карны,
Зурларны, балаларны.
Мин дә шигырь яратам,
Ул да шигырь ярата.
Безнең татар телебез
Шуңа чәчәктәй ата.
Алсу Галеева, Актаныш
4
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез