Яңа сукмак, яңа юллар
Сезгә бүгеннән ачык,
Бәхет-шатлык, сөенечләр
Тормасын әле качып.
Гаилә учагын кабызган
Булса әгәр йөрәкләр,
Маңгай күзенә ярдәмгә
Бездән фонарь, иптәшләр!(кулларына тоттырам)
Мин ышанам, сезнең өчен
Аның кирәге чыкмас.
Кояштай кәләш булганда
Өйдә якты һич тынмас.(татар яулыгы бүләккә)
Әй икегез, икегез
Балкып тора йөзегез.
Үтәсе гомер юлында
Тик матурлык күрегез.
Машинаны син абыем
Көйли, җайлый беләсең.
Көйсезләнгәндә сөйгәнең
Чәчәкләргә күмәрсең.(букет бирәбез)
Кәләшкә дә бер-ике сүз
Минем әйтәсем килә:
Карап торган бер абый ул —
Смотри, обижать итмә!
Тонык суда ялтрап торган
Асылташтай абыем.
Җисеменә туры килгән
Алмаз бит ул, җаныем.
Эштә оста һәм дә батыр,
Сүзгә кыска, әмма тапкыр.
Фаррахетдин оныгы
Бел син — мулла токымы.(үзем төзегән шәҗәрә бирәм)
Зәңгәр күзле чибәркәй
Сезгә, миңа ул Әнкәй.
Чокып китсәң тарихны
Без бит мишәр ыруы.
Татар, башкорт, мишәрләр,
Ассортимент киң мәгәр.
Бездән сезгә шул теләк —
Түрдә булсын мәхәббәт.
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез