"Гугл поиск", "Алиса"лар,
Ясалма фәһем нигә?
"Интернет" дигән олы көч
Беркөнне бетсә менә?!
Күз, колак, авыз ни эшләр,
Баш миен кем чайкатыр;
Урамдагы әби-чәби
Нәрсә диеп сүз катыр?
Шуышып йөргән сабыйның
Иң якын дусты смартфон,
Интернеты булмаганда
Кирәкми ул телефон.
Кечкенә бу тәрәзәдән
Олы дөнья күренә.
Тик татарны ышандырып
Тоттырып күрсәт менә!
"Интернет"ың эшләмәсә
Безгә соң ул бер килеш;
Аяк-куллар эшләгәндә
Дөньясын танып-белеш.
Әфләтун яктысы исә
Ымсындыра һәрвакыт.
Каф тавы хәтле мактауга
Лаеклы минем халык.
20.08.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез