АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 сентябрь, 2025 ел

Диңгез иде сөн суы

Үскән саен нигә икән
Киң дөньясы тарая?
Рәхәтләнеп сикергәләп,
Йөргән адым, сагая...

Күңел бит ул гел яшь кебек,
Күңел бит ул картаймый,
Тәнең генә, хыянәтче,
Календарны каргалый.

Диңгез иде Сөн суы да,
Джунгли иде әрәмә,
Үрелгән чәчең туздырсаң
Чунга-Чанга кимендә.

Киң дөньяның рәхәт чагы,
Бик бәхетле мизгелләр,
Әле бүген дә, шатланып,
Альбомнарда яшиләр.
21.08.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0809252775
4
0
14
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез