АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 сентябрь, 2025 ел

Ел патша

Ел исемле бер патшада
Дурт бала булган икән.
Кыш - иң өлкәне, кырыс ди,
Аның арттан яз бикә,
Җәй бик шаян, шуклыгы бар,
Көз сылу - иркә бик тә.

Үсә төшкәч гаилә корып,
Үз тормышлары булган.
Дөнья да тик тормый инде -
Патша да бабай булган,
Бер-бер артлы тәгәрәшеп
Унике онык туган.(6/03/2024)

Һәркайсында өчәр бала,
Нәсел-нәсәбтә муллык.
Ел патшага кызыгырлык
Гаилә бит ул зур байлык.
Тәүге оныгы Гыйнвар ди,
Шулай итеп башладык.

Икенче чират Февральдә
Февраль бик буйчан түгел.
Әллә абыйсы үртәгән
Февральдә нечкә күңел.
Яз бикәнең балалары:
Март, Апрель, Май - уллары.

Шаян Җәйнең нәниләре
Июнь, Июль, һәм Август.
Көз бикәдә Сентябрь ди,
Октябрь, һәм Ноябрь.
Ә төпчеккә, күәс җыйган
Кыш баласы Декабрь.

Билгеле ки, һәркайсы да
Кабатланмас холыкта.
Кайсы уйчан, кайсы иләс
Ел оныгы булып та.
Кунакка да йөрешмиләр
Бер генә көн кунып та.

Патша булгач, әмер биреп
Бабай канун яздырган.
Һәр балага, һәр оныкка
Ул эшләрен калдырган.
Еллык календарь битенә
Имзаларын куйдырган.
08.09.2025 Алсу Г.
Уникаль идентификатор: 0809252776
4
0
16
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез