Кайберләр уйлый, имеш мин сөям
Америка Кушма Штатларын...
Юк, бу дәүләтне яратмыйм, чөнки
Минуслары җитә аларның.
Мәсәлән, бик кыйбат хастаханә,
Белем алу өчен түләүләр...
Кайвакытта канлы атышларга
Дучар була анда мәктәпләр.
Җәмгыять траспорты авылларда,
Бистәләрдә зәгыйфь таралган.
Кибетләрдә бәяләр вак түгел
Лос-Анджелес кебек калада.
Миңа бу илнең шәһәрләр ошый,
Чөнки алар матур төзелгән.
Әмма АКШка яшәргә мин
Бармас идем хәтта бер көнгә.
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
RŞ
26 декабрь, 2025 ел
Зинһар, надан сүзләр сөйләмәгез инде. Бу шигырьдә АКШ турында әйтелгән фикерләр бик өстән-өстән һәм берьяклы. Кыйбат медицина, уку өчен түләүләр яки җинаятьләр — болар күп илләрдә бар проблемалар. Моның белән генә бер дәүләтне тулысынча тискәре итеп күрсәтү дөрес түгел. Илләрне бәяләгәндә эмоцияләр түгел, ә объектив чагыштыру һәм фактлар кирәк.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
РФ
27 декабрь, 2025 ел
Мин үз иҗатымда һичнинди надан сүзләрне сөйләмим. Һәм бу шигырьдә эмоцияләр күрсәтелми, анарда фактлар гына урнашкан. Әмма, бөтен кеше шуны аңлап бетерми ахры. Кызганыч.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез