АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 февраль, 2026 ел

Буран аша

Кышын карлы юлдан чабып булмый,
Алга алып бара уйларым,
Аяк астындагы кар шыгырдый,
Пышылдый ул шигырь юлларын.

Һәр атлавым йөрәгемә якын,
Тетрәндерә һәрбер авазы.
Күңелемдә булганнарын сызам,
Табигатьнең мин дә баласы.

Аяк астында һаман кар ята,
Охшаган ул кәгазь битенә.
Өсләре тапталып, саргайса да
Яз җиткәч чәчәккә күмелә.

Елата да, җырлата да мине
Табигатьнең һәрбер халәте.
Гомеремнең фасыллары кебек
Җитез атлар тояк күрсәтте.

Җилфер-җилфер әйләнә дөньябыз,
Өермәдә инде без күптән.
Уйларга атланып кардан барган
Шигырь өмет итегез миннән.

Җиргә гашыйк, табигать баласы
Үз йортына мәдхия җырлый.
Ташлап киткән кешеләрнең генә
Юлларына карлар сыланмый.

Күрешегез исән булган чакта,
Ак бәхетләр йөрсен уралып.
Карлар кебек шыгырдар вакытта
Пышылдарбыз илһам таратып.
Алсу Галеева, Үрге Яркәй-Актаныш 22,23.01.2026
Уникаль идентификатор: 0502262844
3
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез