АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 февраль, 2026 ел

Сорау-җавап: көнкүреш

Ни дип әйтим, көтәсезме?
Нидер бар кебек алда?
Сәясәтче, икеләнми,
өндичәк:
— алга. Алга!

— Сездә ни хәл? Мал туамы?
— Хуҗалык юк шул күптән...

Сөт тапшырырдай бәяне
тәкъдим итмиләр икән.

— Юл турында ни диярсез?
— Юл хуҗалар кулында,
аларның үзләренә дә
эш тәтеми бу ара...

— Мәңгелек йортта ни хәл соң?
— Уйларга да куркыныч,
бүген барып ятсаң гына,
калып бара җир бер уч...

— Балаларда уку ничек?
— Уку буенча ФГОС,
хәзер аларда соц. сети,
интернетыңны изим...

Рейтинг күтәрергә кирәк,
уңай отзыв язарга,
статистика чутлый димәк,
тәртип лайк санынча.

— Эш буенча ни диярсез?
— Эш булып торгач, шөкер.
Пособие тияр иде,
байларга җитмәс кебек.

— Кибетләрдә товар бармы?
— Җаның ни тели барсы!
Урам башыннан ахырга
дистә "АЛдаБери" ачтык.

— Ни хәл диеп сорашканда
исәнләшмичә калдык...
— Көнгә 5 тапкыр күрешеп
Ватсап, телеграм арды...

— Көн җылымы?
— Ничек тиеш.
Зәмһәрир суык болай.
Әмма пичебез җылытмый,
газы һавалы бугай.

Чәйнек ярты сәгать кайный
Чәйгә тормыйм кыстап та,
Күрәм, сораудан башкасын,
килмәссең кыстырып та.
25.01.26 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0502262845
2
0
4
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез