АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 февраль, 2026 ел

Интератив

Гомер касәсе тамчылап
мөлдерәп тула икән,
яшел ылыстан ябынган
урманнар була икән.

Тулышкан ай сагыш түксә —
синең уйларың икән,
йолдызлар күз кыса дисәм —
рәшә уйнавы икән.

Яшьти әйтте
— кабатлыйсың,-
кануны бер дияме?
Ташта үскән гөлләмәне
күбәләкләр сөяме?

Шул ук кояш, шул ук ай бит
Җиһанымның яктысы.
Көн дә туган бер үк таң да
түгә өмет чаткысы.
23-29.01.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0502262846
3
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез