«Котсыз урамга җан өстәп атлап баруым минем
Әллә җиһан игътибары миңа юнәлгән көнем,
Ара-тирә сирәк кеше үтеп китә җиз атта,
Шул арада, ай-һай җитез, югалалар офыкта.
Буран да юк, аяз болай, нигә кошлар сайрамый?
Тезелешкән җитез атлар, алар бүген газ ашый.
Инсаннардан сәлам җыеп алган булам витамин,
Арттырып түлим түләвен, өйгә килеп тапшыр син.
Сәваб булып языламы, ялкаулык дип атыйммы,
Интернеттан акыл сатып бик тиз генә байыйммы?
Әткәй җитми, җитми бабай җитди сүзләр катырга
Ничек кенә малай булып яңабаштан туарга?
Күңелләргә авыр бүген, авыр булган һәрвакыт,
Мәгыйшәтнең балкышыннан әллә ничек баш катты.
— Карандашым-китабым ла,- диеп такмаклар идем,
Катлаулы зиһен чукларын актарып тормас идем...
...Әрәм булып ятыр идем, чит ил кортын ашатып,
Ходай мине саклагандыр хатын итеп яратып.
Бәгыръ итен ашый минем дөньяның бу сөяле»
Йөрәгем канына манган кыл-каләмем сөйләде.
29.01.2026 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез