Карга кунды ак карга,
кара Карга ак карда.
Карап тора ак карга:
— кара, - ди,
— кар-кар анда!
Карганы күргән Гата:
— Карга, син үзең кара!
Карга кар-кар дигәннән,
кара йокмас ак карга.
Карга карап Гатага:
— Син, Гата, үзең кара
(китап укы, томана)
"Кара" — өндәү карарга,
күзләреңне багарга.
Карлар ява ак кына,
җавап кайтар сак кына.
Төйнәгәч фикер очын
әйтер сүзләрең очсын.
Әйткән сүз чыпчык түгел,
ялгыштым мин дә бүген.
Карга сүзе бер, тыңла:
ни әйтсә дә "кар" чыга.
03-04.02.2026 Алсу Галеева
3
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез