Хәзерге яшүсмер-балаларга
Кызык түгел берни, кызганыч.
Алар өчен бары телефонда
Уйнау гына чып-чын куаныч...
Китап турында гомумән әйтмәм,
Утырт син аларны китапка.
Өеңә кычкыруга, күз яшькә
Туры килер шулчак чумарга...
Кызганычка каршы, һичнәрсә дә
Кызык түгел хәзер балага.
Кызык бары ашарга, эчәргә...
Һәм туктаусыз, көн-төн уйнарга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез