Челтер-челтер бу дөнья
Алсу Галеева
Чишмәләр җыры откандай, челтер-челтер бу дөнья:
Тамчы булып, яз мәлендә, хисле көйләр уяна,
Киекләр сәхнә тотамы, иртәмә моңнар тула,
Табигатьнең шундый чагы, укыла шөкерана.
Һавага тулышкан исне, берничек аңлаталмыйм,
Сулыш татлы — әйтерсең дә, кыш ятылган суламый.
Хисләр тирбәлә йөрәктә, иләс көн, шатлык ташый,
Келтер-келтер боз сөңгесе серле яңа көй барлый.
Кыз баладай шат әбиләр, егет кебек бабайлар,
Тигез гомер үтелгәнгә алар һич картаймыйлар.
Тәгәри язгы кояшның рәхәт, җылы нурлары,
Иркәли мине яратып сөйгәнемнең куллары.
Март 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез