АГ
Алсу Галеева(Сафина)
25 март, 2026 ел

Инде күптән...

Инде күптән...
Алсу Галеева

Оясыннан, ирек киңләп, очып чыккан тимер кошлар,
төн катында, һава ярып, кая бара икән алар?
Инде күптән! Инде күптән... Бу ят тавыш һич йоклатмый,
әллә ниләр уйлаткан баш зиһен чукларын сакламый.

Шагыйрьгә ни? Күктә ай бар, ә булмаса?! Үзе ясый!
Ә мин менә ай күзәтмим, төнлә пәрдәмне җилпемим.
Тимер улау тавышына, ияләшми садә күңлем,
күккә багам: әй, Ходаем! Җем-җем килә күпме йолдыз.

Әллә инде күкләр төшкән, әллә инде Җир күченгән?
Шундый матур, һай соклангыч, моңа кадәр кайда булган:
Бу матурлык, бу гүзәллек, күптән...күптән күзәтмәдек.
Баш иелгән, өрки йөрәк. Әллә бу без... Әллә өрәк?..

Күккә багам, анда терәк. Һәм ачыла галәм-сурәт.
Март 2026
Уникаль идентификатор: 2503262879
1
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез