Алсу Галеева
Зәп-зәңгәр күк тирәнлеген тойсыннар диеп гүя,
болыт булып җыелгандыр катлам-катлам өрфия.
Исә җилләр һәм сүтелә нәзек үрелгән шәле,
үткән гомер шул болыттай — күккә чәчелгән мәле.
Хаятемә яз сыенган, җепшек, дымсу, кыскасы,
хисләр иярли белмәгән мин бу язның баласы.
Талпынам кош канатында һәм коелам яңарып.
Болай да кыска гомерләр — язда калмыйк адашып.
Ниятем җәйгә җитәргә, узып кабат кайтырга.
...Бүгенге көн җиргә ятты, әверелеп томанга.
Кемдер һаман очып йөри, кемдә вакыт югалган.
Хикмәт эзләп йөрүчеләр яңалыкка юл алган.
***
Күңелдәге язгы моңнар тере җанны актара,
зәңгәр күкнең төпсезлеге, хыялларга юл сала.
Уйчан болыт — күз яшедәй, тулышкан чакта тама;
үткәннәр искә төшкәндә, керфек очы чылана.
Яшәү ямен, бәхет эзләп, йөри кеше дөньяда,
һәр мизгелне кадерләргә өйрәнү кирәк аңа.
Күңел чишмәсе агыла, шигырь булып, моң булып.
Яшәү мәгънәсе табыла, яшә син КЕШЕ булып.
Очып йөргәндәй буласың, иманыңны сатмасаң,
мал-мөлкәт җыюга түгел, бер Аллаһка табынсаң.
Күңел көзгең чиста булыр, йокмас нәҗес, пычрагы.
Дөрес яшәү өлгесенә омтыл, инсан, кыскасы.
Март 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез