АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Кайсы елда тудың?

Алсу Галеева
Кайсы елда туганыңа
Юш киләме хайваның?
Сафсата! — диеп кычкырды
Иллә Куркак куяным.

Калай тавышы яңгырый,
Ник дисәм, Әтәч икән.
Куркан Куянны уятып,
Сикертеп йөри икән.

Мин Аждаһа, Дию диләр,
Әкияттә яшимен.
Күп үрчи торганнан түгел,
Күсе кебек, диямен.

Бер елга икешәр хайван
Туры килгәне була,
Куркан Куян дигәннәрем
Бик ыспай Мәче була.

Аяк астында урала,
Яратам - ди, Еланым.
Сүз беләнме, күз беләнме
Белмим кайчан буарын.

Исемнәрен сорамыйча
Яшибез күрше булып.
Бакчага кереп таптана,
Йөрим шул Кәҗә куып.

Ат кебек эшләгәне бар,
Эт кебек тугрылары.
Иткә-сөткә юмарт куллы,
Акыллы, наданнары.

Ничек туры киләсен бит
Сайламыйча туганбыз.
Хайван елына карамый
Кеше булып калабыз.
2026
Уникаль идентификатор: 2808262931
2
0
6
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез