АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Күк җисеме

Алсу Галеева

Меңәрләгән бәла синдә,
меңәрләгән дәва синдә:
хисле йөрәк сусавына
меңәрләгән җавап — күктә.
Күз кысышкан йолдызлардан
савып була яшәү тәмен,
укып була әкиятләр
һәм фаразын һәрбер көннең.
Күккә тулган бәллү җыры,
күккә тулган бәллүр чыңы.
Күк җисеме генә юкса,
сандугачтай ул җырласа,
таңгы җыры соңгы булып
үз исемен ул югалтса
кем кабатлар ул бәланы?
Кем кабатлар ул дәваны...
Кизү тора күккә багып,
зур фаҗига көтеп калып,
күзен кысып теләк тели,
йолдызларга үлем тели —
күккә
менмәс
Җир кешесе.
Август 2026
Уникаль идентификатор: 2808262932
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез