Юк, алдашмыйм
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Юк, алдашмыйм, алдашырга минем
җөръәт итми кечтүк йөрәгем.
Үкенечкә салып гомеремне
сезнең яныгыздан китмәмен.
Иңнәремдә минем дөнья гаме,
күп әле, күп гамьнең туласы;
ут уйнатып бергә яшик әле,
сулыйк әле Ватан һавасын.
Иянәге кузгалырга тора,
үтеп китә быелгы җәем;
сары яфракларга карап торам —
өзелә соң ник үзәккәем?!.
Юк, алдашмыйм, алдашырга минем
рөхсәт бирми кечтүк йөрәгем.
Искәрмәли ямьле үткәннәрем:
— Бәхет белән тулы көннәрең.
август 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез